Әлмәт татар дәүләт драма театры

    Әлмәт театрының тарихы 30нчы елларга барып тоташа. Шул чорда Әлмәттә төзелгән район Мәдәният йортында, Фәйзи Коваленский һәм Гали Садриев җитәкчелегендә драма коллективы оеша. Әлмәт төбәгендә нефть чыга башлау республикада иң мөһим яңалыкка әверелә һәм биредә колхоз–совхоз театры барлыкка килү иң беренче чиратта аңа бәйле. Шулай булмаса сугыш барган чорда – 1944нче елның 20 мартында Әлмәт драма театрын оештыру турында карар  кабул ителмәс иде.Аның директоры итеп Казан театр техникумын тәмамлаган Әсфан Галиев   билгеләнә.

      Бүгенге көндә театрда 28 артист эшли, өлкәннәр сафында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты К. Вәлиев, Татарстанның халык, Башкортостанның атказанган артистлары Р. Салихова һәм Ф. Зарипов,Татарстанның халык артистлары Л. Солтанова, С.Минханова, Р.Фәйзуллиналар, Татарстанның атказанган артистлары Р. Таһиров, Р. Минханов,Ф. Сибгатуллин, Д. Әбүнәгыймова, Х.Фәйзуллиннар тәҗрибәле урта буынны тәшкил итәләр, шулай ук Г. Кәшипова, А. Харисова, З. Газизова, Р. Гайсина, Н. Исмәгыйлова, Н. Нәҗиповалар гомерләрен театр белән бәйләгән артистлар. Яшьләрдән Ф. Насыйбуллин, Р. Хәкимова, Г. Вәлиева, Э.Латыйпов, М. Гайнуллиналар үзләренең талантлары һәм иҗатка бирелгәнлекләре белән сокландыралар.

           Театр белән Исмәгыйлова Фәридә Бәгыйс кызы җитәкчелек итә, театрның режиссеры вазыйфасын Гәрәев Ильяс Сәхипгәрәй улы башкара. Театрда «Татнефть» ярдәме белән капиталь ремонт эшләре алып башкарылды. Яңа матур бинада театр 65 еллык юбилеена әзерләнә, шул вакыт эченд 287 спектакль сәхнәләштерелгән. Репертуарда төрле жанрдагы 20 спектакль бар, Т. Миңнуллин, Д. Салихов, З. Хәким, Ф. Бүләков, М.Гыйләҗев, Н. Гаетбайлар дайми авторларыбыз, М. Фәйзи, М. Кәрим, Г. Хугаев кебек классикларыбызның әсәрләре уйналуы зур сөенеч.

Театрның директоры Исмәгыйлова Фәридә Бәгыйс кызы

Театрның режиссеры Гәрәев Ильяс Сәхипгәрәй улы

Әлмәт театры сайты: