Чаллы халык театры

Театр тарихы

1906 елның 22 декабре тарихка татар театрының туган көне булып кереп калган. Бу көнне Казанның Горький урамындагы 3-нче йортында урнашкан Яңа клубта киң катлау тамашачылар өчен ярлы студентлар файдасына беренче мәртәбә татарча ачык спектакль күрсәтелә. Бу кичтә сәхнәдә «Кызганыч бала» драмасы һәм «Гыйшык бәласе» комедиясе уйнала.

Шушы вакыйгадан соң 84 ел узгач, 1990 елның 21 декабрендә, «Энергетик» мәдәният сараенда Чаллы тарихында беренче мәртәбә шәһәрдә оешкан һөнәри труппа Рабит Батулла әсәре буенча Фаил Ибраһимов куйган «Күбәләк булып җаның кайтыр» спектаклен уйный. Бу көн Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының туган көне дип исәпләнә.

Шунысын да искәртеп үтик, аңа кадәр Чаллыда халык театрлары эшләп килгән. Әйтик, Мәркәз урамындагы (ул. Центральная) Нардомда халык театры 1918 елда, ә «Энергетик» мәдәният сараенда 1976 елда оеша. Соңгысының кайбер артистлары шәһәрнең беренче һөнәри труппасына кушылалар.

Рәсми документларга мөрәҗәгать итсәк, башта театр «Яшь тамашачылар театры» дип атала. Бу турыда Татарстан АССР Министлар Советының 1990 елның декабрендә чыккан №467 карары һәм ТАССР Мәдәният министрлыгының 1991 елның 10 гыйнварында дөнья күргән №8 фәрманы сөйли.

1995 елның 24 февралендә Яр Чаллы шәһәре хакименең №395/4 карары нигезендә театрның исеме «Яр Чаллы татар драма театры» дип үзгәртелә һәм ул коммуналь учреждение буларак теркәлә. 1999 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының №573 карары нигезендә театр ТР Мәдәният министрлыгы карамагына тапшырыла.

Әйткәнебезчә, театрның беренче режиссеры, оештыручысы – Фаил Ибраһимов, беренче директоры – Гыйлемхан Мөбәрәкшин. Башлап җибәргәндә труппада дүрт артист була: Инсаф Фәхретдинов, Әлфия Колмакова, Марина Иванова һәм Рафил Сәгъдуллин. Шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсендә бер бүлмәгә җыелып пьесалар укыйлар, Валерий Шашинның өч кешелек «Ут төртүче» дигән пьесасы буенча спектакль әзерли башлыйлар. Кайда буш почмак табалар, шунда репетицияләр ясыйлар — концертлар залының фойесында, коридорда, мәдәният идарәсендәге бүлмәдә. Ул арада оешып килүче труппага Гөлүсә һәм Символ Гайнетдиновлар, Булат Сәлахов, Рифкать Хәмидуллин, Камил Шәрифуллиннар килеп кушыла. Бераздан Чаллының Үзәк урамдагы мәдәният йортына күчәләр.

1991 елның 15 октябрендә «Социалистик Татарстан» газетасы болай дип яза: «Азатлык мәйданы гөж килә. Хәтер көнен, халкыбызның караңгылыкка дучар ителгән, үз дәүләтеннән мәхрүм ителгән көнне, хөрлек өчен көрәшеп шәһит киткән каһарман милләттәшләребезне искә алырга мәйданга яше-карты, меңнәрчә кеше җыелган. Яшел флаглар һәм плакат-лозунглар күтәргән бер төркем КПССның элеккеге Автозавод райкомы урнашкан бинага таба юнәлә. Шәһәр советы башкарма комитеты әлеге бинаның бер өлешен яңа оешкан татар яшьләр театрына бирергә уйласа да, Совет президиумы утырышы аны балалар оешмаларына бирүне хуп күрә. (...) Моңа ачуы чыккан төркем (...) ишеккә таба ыргыла. Олы пыяла тәрәзәләр һәм ишек аша эчке якта ОМОН вәкилләре күренә. Алар бинаны резина таяклар белән саклыйлар, аз гына хаталанып, ялгыш адым атладыңмы — бәрелеш кан коелыш чыгасын көт тә тор. (...) Әмма акыл өстенлек итте. (...) Декорацияләр, кием-салымнарны яңа бинага ташый башладылар».

Театр бинасы турындагы сүзгә соңрак әйләнеп кайтырбыз, ә хәзер исә шуны ассызыклап үтик: театр җәмгыятьтән тыш, аны әйләндереп алган дөньядан кабырчык эченә яшеренеп яши алмый, бу гайре табигый булыр иде. Шунлыктан Чаллы татар драма театры бөтен дөньяга «КАМАЗ»лары белән танылган шәһәр белән бергә үсте. Чаллыда болай дип шаяртырга яраталар: «КАМАЗ бер мәртәбә төчкерсә, шәһәрнең температурасы күтәрелә». Ә 1993 елның 14 апрелендә двигательләр заводы янгач шәһәрдәге икътисадый хәлне күзалдыгызга китерәсезме? Таркалып барган илдә хөкем сөргән хәл шәһәрдәге вәзгыятьне тагын да катлауландыра. Автогигант эшен туктаткан, эре һәм вак предприятиеләр ябылган, айлар буе хезмәт хакын түләмәгән вакытлар бу. Тик чаллылар – СССРның бөтен төбәкләреннән якты киләчәк турындагы хыялларын тормышка ашырырга дип килгән кешеләр – авырлыкларга бирешмәде! Театр да бу авыр елларны ыңгырашмый-еламый үтеп, кризистан чыныгып, ныгып, көчәеп чыкты.


2005 елның 1 мартында Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш. Шәймиев катнашында театр бинасын реконструкциядән соң яңадан ачу тантанасы булып узды. Котлау сүзендә ил башы бу көн килсен өчен шәһәр «пешеп җитәргә» тиеш иде, диде.

– Бу көн килде һәм мин моңа бик шат. Бөтен Советлар Союзыннан җыелган халыкның үз куллары белән үз тормышларын оештыруларына, әтиләренең һәм үз өметләрен тормышка ашыруларына бик шатмын. Безнең гүзәл шәһәр турындагы хыялларыбыз тормышка аша. Характер ныклыгын саклаган хәлдә, күңелләребез нечкәрә, без нәфислеккә тартынабыз. Димәк, безнең белән ниндидер яхшы нәрсә булып ята, – диде М. Шәймиев.

Сүз уңаеннан, Президент тантананың башында түгел, ахырында, артистлар сәхнәдә театрлаштырылган концерт күрсәткәч чыгыш ясады. Финалда Илдар Юзиевнең «Гашыйклар тавы» мелодрамасыннан өзек уйналды. Ул тәмамлангач, артистлар М. Шәймиевне сәхнәгә чакырдылар.

– Ничә ел эшлим инде, кайларда гына булырга туры килмәде, тик Гашыйклар тавына беренче мәртәбә чакырдылар әле, – дип шаярып башлады сүзен Президент һәм җитди итеп дәвам итте. – КАМАЗ төзелгән вакытта, ул чактагы яшь буынны без тамырларыннан өзеп алдык, милли гореф-гадәтләреннән аердык. Чаллыда яшәүче татар халкы, башка милләт вәкилләре кебек үк, рухый үсешендә күп нәрсәләрне югалтты. Сезнең ярдәм белән безгә бу югалтуларны кире кайтарырга кирәк. Сезгә җайлыдыр, дип уйламыйм. Казанда җиңелрәк, чөнки Казан татарларының үз тарихлары, традицияләре бар, ә монда, Чаллыда, аларны булдырырга кирәк. Шуның өчен – без менә монда хәзер мәдәният министры һәм шәһәр хакиме белән сөйләшеп куйдык – Чаллыда югары дәрәҗәдәге татар театры булырга тиеш. Моның өчен барлык шартлар тудырырга кирәк. Калганы – сезнең кулда.

2012 елның 1 октябренә театрның репертуарында төрле жанрлардагы – драма, мелодрама, мюзикл, әкият, комедия – барысы 83 спектакль исәпләнә иде. Театрның бүгенге афишасында 32 спектакль исеме бар. Коллективта 30 артист һәм җитештерү-техник эшчәнлекне тәэмин итеп торучы 60 хезмәткәр бар.

Театр үзенең иҗаты белән Татарстан тамашачылары белән беррәттән башка төбәктә яшәүчеләрне дә куандырып тора. Мәскәү, Самара, Ижау, Оренбург, Өфе, Туймазы, Стәрлетамак шәһәрләрендә, Коми республикасында узган уңышлы гастрольләр – моңа ныклы дәлил. Мәскәүдә узган гастрольләр белән труппа аеруча горурлана, чөнки Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы буенча куелган спектакльне, илнең төрле төбәкләреннән Россиядә ислам кабул ителүнең 1400 еллыгын бәйрәм итәргә җыенган кунаклар, 1500 кешелек залны тутырып карады һәм үзләренең озын-озаклап кул чабулары белән артистларның иҗади көчләрен бермә-бер арттырдылар.

Бүген труппаның нигезен үз эшләренең осталары, һөнәрмәнд танылган артистлар тәшкил итә. Алар арасында өч Татарстанның халык артисты, алты Татарстанның атказанган артисты, бер Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ике Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре бар. Аларга белән иңгә-иң куеп, бар булганнарын иҗатка биреп яшьләр дә эшли. Труппада М.Җәлил исемендәге премиянең ике лауреаты, Д. Сираҗиев исемендәге премиянең ике лауреаты исәпләнә.

Театр коллективы шәһәр күләмендә уздырыла торган барлык чараларда – Сабантуйда, «Акварель» чәчәкләр фестивалендә, «Каз өмәсе», «Нәүрүз», Җиңү көне, Халыкара хатын-кызлар көне һәм башка бәйрәмнәрдә – актив катнаша. Шулай ук Чаллы татар дәүләт драма театрының Тинчурин фестивалендә, төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара фестивалендә катнашуы матур традициягә әверелеп китте.

Яңа традицияләр дә туа тора. Мәсәлән, хәйрия спектакльләре уздыру. Аларга картлар йортыннан, балалар йортыннан, азкеремле гаиләләрдән, инвалидлар җәмгыятьләреннән тамашачылар чакырыла. Яр Чаллы шәһәр хакиме В.Г. Шәйхразиев җитәкчелегендә ел саен бер хәйрия спектакле уйналып театрга яңа спектакль чыгарырга матди ярдәм күрсәтелә. Шәһәр хакиме чакыруы буенча предприятие җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр ул көнне билетны 1000 сумнан сатып алалар. Шул рәвешле җыелган хәйрия акчаларына Мансур Гыйләҗевнең «Бурлак» (Г.Тукай премиясе номинанты), Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» (2010 елның иң яхшы спектакле) драмалары һәм башка спектакльләр куелды.

Театрның залы 200 урынлык. Рус телле тамашачылар өчен синхрон тәрҗемә тәэмин ителә.

Рашат Фәесхан улы Файзерахманов,  театр директоры

Биография

1962 елның 20 февралендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган.

1982-84 еллар – Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән.

1984-88 еллар – Казан дәүләт мәдәният институтында укыган.

1988-90 еллар – Кама Тамагы районы мәдәният бүлеге мөдире.

1990-93 еллар – Яр Чаллы театр сәнгате мәктәбенең эстетик тәрбия бүлеге мөдире.

1993-2002 еллар – Яр Чаллы театр сәнгате мәктәбе директоры.

2002-2007 еллар – Яр Чаллы шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсе башлыгы.

2007 елның фераленнән – Яр Чаллы татар дәүләт драма театры директоры. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре.

Өйләнгән, тормыш иптәше – Нина, кызы һәм улы бар.

Чаңгыда шуу, гөмбә җыю, китап уку белән мавыга.

Фаил Ибраһимов, баш режиссер

Фаил Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов – Чаллы татар дәүләт драма театрын оештыручы. Ул 1951 елның 2 гыйнварында Актаныш районы Чалма Нарат авылында туган.

«Режиссерның казанышы спектакльләр генә түгел, актерны ачу, аңа иҗади уңышларга ирешергә булышу, шулай ук режиссерның да җиңүе» – дип саный ул. 1994 елда Ф. Ибраһимовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелде.

Фаил әфәнденең эшчәнлеге Чаллы сәхнәсе белән генә чикләнми. Аның Г. Камал, К. Тинчурин, «Нур», М. Фәйзи исемендәге Оренбург татар драма тетры, Минзәлә, Әлмәт сәхнәләрендә куйган спектакльләре бар. Барысы бергә алар 70 тирәсе җыела. Иң уңышлылары арасында: «Нурислам нигезе» (Р. Батулла), «Язлар моңы» (Ә. Гаффар), «Сөясеңме, сөймисеңме?» (Ф. Бүләков), «Яр» (Б. Сәлахов), «Корт» (Ф. Галиев), «Гашыйклар тавы» (И. Юзиев), «Сулкылдап елый җаннар» (З. Хәким), «Абага алмасы ачы була» (Р. Сабыр) һ.б. 2007 елда Т. Миңнуллинның «Саташу» драмасын куйган өчен Ф. Ибраһимов Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды.

КИНЬЗЯГУЛОВ ОЛЕГ МАДИЯР улы

Художество җитәкчесе 

 

Телефон 8(8552) 25-34-77

 

email: gilyazov_theatre@mail.ru

Театрның сайты

                                   

 

                           <<  арткы биткә