Cезне үземнең сайтымда күрүемә бик шатмын !

Татар театры тарихы

              1906 елның 22 декабре тарихка татар театрының туган көне булып кереп калган. Бу көнне Казанның Горький урамындагы 3-нче йортында урнашкан Яңа клубта киң катлау тамашачылар өчен ярлы студентлар файдасына беренче мәртәбә татарча ачык спектакль күрсәтелә. Бу кичтә сәхнәдә «Кызганыч бала» драмасы һәм «Гыйшык бәласе» комедиясе уйнала.   

          Профессиональ татар театры труппасын оештыручы булып Оренбург шәһәреннән укытучы, күпкырлы талант иясе Ильяс Кудашев-Ашказарский санала. А.Островский әсәре буенча үзе тәрҗемә иткән “Наданлык илә галимлек” пьесасын сәхнәләштереп, бу труппа Россия буйлап беренче гастрольгә чыга. Шунда бу иҗат төркеменә үзе исән вакытта ук “татар театрының атасы” дип аталган Габдулла Кариев килә һәм соңрак аның җитәкчесенә әйләнә. “Сәйяр” ягъни “күчеп йөрүче йолдыз” исемен алган татар театры үзенең беренче адымнан башлап халыкны мәгърифәткә, яктылыкка өндәүче, сәнгать учагы була.   1926 елда театрга “Академия”, ә 1939 елда Галиәсгар Камал исеме бирелә.

 

Театр

                                                                                                Габдулла Тукай

 

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, 
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр — яктылыкка, нурга илтә, 
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

 

Театр көлдерәдер, уйнатадыр, 
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең 
Көләрлек булса, булмаса — еларсың.

 

Күрерсең тормышың нинди: җитешме? 
Җитеш булмаса, кай җире җитешми?

Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең,— 
Шулай шактый белем тәхсил итәрсең.

 

Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң; 
Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң.

Тигез күрә бөтен җанны театр: 
Кирәк кол бул, кирәксә император.

 

Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул; 
Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул.

Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер, 
Холыкларны төзәтмәккә   сәбәптер.

 

Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә, 
Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә,

Ул — алма, мөддәте тулганда пешкәч,                                      Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч.