Укучылар иҗаты

           Актанышым

Актанышым минем, туган җирем,

Киң кырларың, тугай-болыннар.

Күңелемә якын һәрбер җирең-

Елгаларың, күлләр, урманнар.

Иң беренче булып кояш синдә чыга

Бар җиһанга биреп нурларын,

Таң нурында коена-коена,

Сандугачлар суза җырларын.

Киң кырларда шаулый тук башаклар,

Тургай җыры белән кушылып.

Игенченең зур хезмәте белән

Табыннарда булыр мул уңыш.

Актанышым, синең күлләреңдә

Пар аккошлар йөзә серләшеп.

Туган җирдә, туган туфрагыбызда

Эшлик, яшик шулай гөрләшеп.

                                Мирзасалихов Аяз, 8 класc

 

                  Авылым
Мин яратам туган авылымның
Сызылып кына аткан ал таңын.
Таң атканда кошлар сайрауларын
Беркайчан да оныта алмамын.

Кырларында үсә тук башаклар
Нурландырып басу түрләрен.
Зур уңышлар яулап иген игә
Уңган-булган игенчеләре.

Туган авылым, яшел урамым,
Челтерәп аккан чишмә суларың,
Җиләккә бай синең урманың-
Бар да күңелемә бик якын.
                             Мирзасалихов Аяз, 8 класс

 

                         Балачак
Балачак - гүзәл чак,
Була ул бер генә.
Һәркемнең күңелендә
Кала ул гомергә.
Кечкенә чагында
Уйныйсың, көләсең.
Елларның үткәнен
Сизми дә каласың.7
Кайгысыз, хәсрәтсез
Үтсен һәр балачак.
Елларда, илләрдә
Тынычлык булсын  һәрчак.
                   Солтанова Алинә, 8 класс

 

           Мин зур үстем.
Бүген минем туган көнем

Әтием курчак алган.
Нәни кызының үскәнен
Әллә соң күрми калган ?
Мин бит хәзер зур үстем
Тырышып укыйм мәктәптә.
Мәктәптә укыган кызлар
Курчак уйнамый, әлбәттә.
Аю, куян, курчакларны
Тезеп куйдым читкәрәк.
Мин мәктәптән кайтканчы ,
Ял итсенәр әз(е)рәк.
                      Галләмова Айгизә, 5 класс

 

 

Без, әниләр, сезгә рәхмәтле.

Әни, әнием, әнкәем-бик тә кадерле бу сүзләр. Бу сүзләрне әйткәндә күңел кыллары тибрәнә.

Якты дөньга күзләрем ачылгач, иң беренче әниемнең җылы куллары,күз карашлары назлаган.Ә инде телем әннә дип ачылганда әниемнән дә бәхетле кеше булмагандыр.Тәпи атлап киткәндә дә әниемнең йомшак куллары миңа терәк булган.Әниемә,мине якты дөньяга тудырган,иркәләгән,назлаган,авырган вакытларымда төн йокыларын калдырган өчен бик-бик рәхмәтле мин.

Әнием кечкенәдән үк тырыш хезмәткә өйрәтте. Аның юып кидергән киемнәре, тәмле итеп пешергән ризыклары,якты йөзе бик тә кадерле.Әниемнең сәламәт, бәхетле гомер итүен телим . Мине үстергәндәге сабырлыгың, ныклыгың өчен,синең алда баш иям.

Бар җылысын биреп, иркәләп һәм сөеп,

Кадерләп ул безне үстерә.

Һәрбер әйткән сүзе, яхшы киңәшләре

Изгелеккә генә өйрәтә.

Үсеп буйга җитеп, чит җирләргә киткәч,

Сагынып сине , әни, кайтырбыз.

Биргән киңәшләрне һич тә онытмыйча

Күңелебездә һәрчак сакларбыз..

                                   Аглямова Р., 8 класс

 

Яз килә

Яз уяна, керфекләре ача,

Кошлар кайта җылы яклардан.

Кар астыннан умырзая калка,

Гүя ул да язны сагынган.

Бар нурларын чәчеп тирә-юньгә,

Алсу кояш көлә зәңгәр күктән.

Каралар эри, гөрләвекләр ага,

Бармы матур мондый вакыт бүтән ?!

                                       Сиразов Данил, 6 класс

 

Кышкы табигать

Кышкы табигатькә карап,

Хозурланып утырам.

Нарат, чыршы ботаклары

Ничек акка буялган !

Ап-ап бәскә чумганнар

Болыннар һәм дә кырлар.

Миләш, балан куагында

Җимеш чүпли кошчыклар.

                                  Миннәмәтов Риназ , 5 класс